15 – 29 майда Нуриев исемендәге егерме сигезенче Халыкара классик балет фестивале көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында ике күргәзмә «Фарфор сынчыклар. Lladró сәнгате – дөньяның иң танылган театрларында» һәм «Нуриев фестивале: үткәне һәм бүгенгесе». Ике экспозиция дә театрның фойесында урнашачак.
Хөрмәтле журналистлар!
Сез беренчеләрдән булып әлеге күргәзмәләр белән таныша аласыз. 14 майда сәгать бердә театрда уздырылачак матбугат конференциясеннән соң без сезгә күргәзмәләр буйлап экскурсия оештырачакбыз.
Аккредитация узу өчен press@kazan-opera.ru. эл.почтасына языгыз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте