15 майда дүрт тулырга ун минутта «Мир» кинотеатрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган киномарафон һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең «Кино – һәркемгә» социаль проекты кысаларында Александр Коттның «Брест крепосте» фильмы сукырлар өчен тифлокомментарий һәм колаклары ишетмәүчеләр өчен субтитрлар белән күрсәтеләчәк.
Фильмга керү бушлай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте