Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыкара балаларны яклау көнендә «Бәхетле балачак» хореография ансамбле концерты була

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

1 июньдә кичке сәгать алтыда «Бәхетле балачак» хореография ансамбле һәм «Кристалл» халык яшьләр бию ансамбле «Бәхетле балачак»ның 35 еллыгына багышланган йомгаклау концерты бирә. Бию бәйрәме Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә уздырыла.  

Анда ансамбль репертуарыннан иң күренекле, шулай ук яңа композицияләр күрсәтеләчәк.

Быел  «Бәхетле балачак» 6 халыкара проектка чакыруны кабул итте. Төрле илләрдә чыгыш ясады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International