16 майда сәгать 13.00 дән 17 се төнге 02.00 гә кадәр ТР Милли музеенда “Музейда көн һәм төн” дип исемләнгән акция була. Ул Халыкара музейлар көненә багышлана. Быелгы акциянең темасы − “Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше”.
Бу көнне музей залларында һәм 1 нче Май мәйданында флешмоблар, массакүләм акцияләр, концертлар, мастер-класслар, конкурслар һ.б. чаралар оештыру планлаштырыла, диелә ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәрендә.
1 нче Май мәйданында сәгать 13.00 дә кунакларга “Казан йолдызчыклары” дип исемләнгән балалар иҗат коллективы концерты күрсәтеләчәк.
Сәгать 16.00 дә Милли музей алдындагы сәхнәдә япон мәдәниятен сөючеләр өчен аниме-блок катнашучылары махсус программа белән чыгыш ясар дип көтелә.
Сәгать 18.00 дә “Витязь” хәрби-тарихи клубы “Музей ыгы-зыгысы” исемле интерактив тамаша тәкъдим итә. Казанның танылган артистлары катнашында “Хәлиткеч Җиңү” дип исемләнгән рок-концерт исә күп санлы тамашачыларны җыяр дип күзаллана. Бу концертта “Плуты ” төркеме дә чыгыш ясаячак.
Сәгать 21.00 дә музей “Кочакларда музей” флешмобында катнашырга чакыра. Шулай ук “Чикаго” фаер-шоуның чыгышы да бәйрәмне бизәячәк.
Музей залларында “яRАТам” исеме астында күселәр күргәзмәсе, кечкенә балалар өчен “Бейби-кросс” ярышлары уздырыла, “Музейда музыка” концерты һ.б. мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла. Бу көнне музей буйлап “Җанланган экспозиция”; “Кунак йорты хәзинәләре” исемле костюмлаштырылган интерактив экскурсия оештырылачак, кинотеатр эшләячәк. Көндез һәм кичен музей залларында каллиграфия һәм гамәли сәнгать буенча мастер-класслы иҗади мәйданчыклар уздыру ниятләнә.
Сәгать 21.00 дә музей кунаклары “RENAISSANCE” оркестры концертында бөек композиторларның әсәрләрен ишетә ала, ә сәгать 23.00 дә “Витязь” һәм “Демисеркль” фехтование студиясе музей кунакларын “Фехтование тарихы”на тамашачылар буларак көтеп кала: монда шулай ук хәрби сәнгать һәм кораллар күрсәтү белән дәресләр дә үткәреләчәк.
Музей ишегалдында 13.00 дән 02.00 гә кадәр “Лазертаг” уенын уздыру күздә тотыла. Көн дәвамында “Гасырлар мирасы” исемле һөнәр осталары ярминкәсе, “Татарча чәй эчү” интерактив зонасында лекцияләр булыр дип көтелә.
18 май – Халыкара музейлар көнендә сәгать 12.00 дән Милли музейга керү—бушлай. Уздырылачак чаралар һәм билет бәяләре хакында тулырак мәгълүматны 8 (843) 292-89-84 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.
Искәртеп узабыз: 18 май — Халыкара музейлар көне. Музейда төн акциясе беренче тапкыр 1977 нче елда Берлинда уздырыла. Ул, музейларның потенциалын һәм мәдәни хәзинәләрне күрсәтү, музейга яшьләрне тарту максатларында, оештырыла. 2001 нче елда “Музейда төн” акциясе дөньяның 39 илендә үткәрелә, 2002 нче елдан − Россиядә дә.