”Звенящие фанфары” IV республика конкурсы була

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Иртәгә Алабуга районы Мәдәният йортында өрмә һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар арасында ”Звенящие фанфары” IV республика конкурсы була.

Катнашучылар арасында җиңүчеләрне 3 номинациядә билгеләячәкләр: “Ялгыз башкару” (агач өрмә, бакыр өрмә һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар 3 яшь категориясендә бәяләнә), “Өрмә уен кораллары ансамбле”, “Оркестр”.

ТР Мәдәният министрлыгы, мәдәният һәм сәнгать белем бирү учреждениеләре буенча республика методик үзәге, Алабуга муниципаль районы хакимияте, эстрада-өрмә оркестрының 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбе оештырган конкурска 250 заявка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International