«Татар гөсләсе яңгырый» дигән дискның презентациясе һәм халык гөсләчеләре белән очрашу булачак

2015 елның 12 мае, сишәмбе

2015 нче елның 12 - 13 май көннәрендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Урта Идел буеның мультифольклор киңлеге: тикшеренүләрнең ареаль методологиясе» дигән семинар үткәрә.

Әлеге чара кысаларында 13 май көнне 11 сәгатьтә «Татар гөсләсе яңгырый» дип исемләнгән мультимедиа җыентыгының (CD һәм DVD) презентациясе булачак. Компакт-дискларның эчтәлеге 2013 нче елда Татарстанның Балтач районында музыка белгече-фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Э.Р. Каюмова язып алган экспедиция материалларыннан гыйбарәт. Проектның җитәкчесе – Ф.Х. Җәүһәрова.

Семинарда Балтач төбәгенең гөсләчеләре – аутентик уйнау традициясен саклаучылары белән очрашырга  мөмкинчелек биреләчәк.

Катнашучылар татар гөсләсенең тарихы белән танышып,  тере гөслә тавышын ишетеп, чын халыкчан музыка коралларын күреп, аларда уйнау тәртибе белән таныша алалар. Гөслә кебек  халык уен коралларны популярлаштыру, бүгенге заманга яраклаштыру мәсьәләләре дә куелачак.

Чарада Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының галимнәре, Казанның югары уку йортларының укытучылар, аспирантлар һәм студентлары, фольклор коллективлары, Балатач муниципаль районының мәдәният хезмәткәре һ.б. катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International