«Татарстан балалары Бөек Болгарда» республика музыкаль марафоны ачыла

2015 елның 12 мае, сишәмбе

21 майда Болгарда «Татарстан балалары Бөек Болгарда» республика музыка марафоны ачыла.

Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм сәнгать  уку йортлары республика методик үзәге, Спас муниципаль районы администрациясе һәм Болгарның «Балалар сәнгать мәктәбе» гамәлгә куйды. Марафон 2004 елдан башлап ел саен уздырыла. Анда уку елы йомгаклары нигезендә республиканың иң яхшы укучылары һәм коллективлары катнаша. 

293-02-91

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International