Казан Кремлендә сугыш чоры балалары язмышына багышланган күргәзмә ачылды

2015 елның 8 мае, җомга

9 майда «Казан Кремле»  музей тыюлыгының Туп сарае музеенда «Сугыш һәм балалар» күргәзмәсе ачылды.   

Сугыш берәүне дә, шул исәптән балаларны да аямады. Алар сугыш кырларында, олылар белән иңгә-иң торып, фашистларга каршы көрәште, концлагерьларда, фашистлар басып алган җирләрдә ачлык-ялангачлыктан һәлак булды, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры михнәтләре алар җилкәсенә дә төште. Күргәзмә сугыш чоры балаларының ачы язмышы турында бәян итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International