Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Сугыш. Җиңү. Шәхесләр» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда Ватан азатлыгы өчен фронтта сугышкан солдатларның, фидакарь тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре куелган.
Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан китапханә хезмәткәрләре сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән уздырылган төрле чараларда аларны фотога төшерделәр, эшләрнең иң уңышлылары күргәзмәдә куелды. Аның ачылышында фотосурәтләре күргәзмәдә урын алган сукыр ветераннар – Әнвәр Мәхмүт улы Сәйфетдинов һәм Азат Гаяз улы Гыймадиев катнашты.
(89033438746)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте