«Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады» конкурсы дәвам итә

2015 елның 8 мае, җомга

Автор-башкаручылар һәм шагыйрьләрнең күпсанлы үтенечләре Автор-башкаручыларның «Гринландия» бөтенроссия конкурсы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла торган «Беркем дә онытылмады, берни дә онытылмады» конкурсын 25 майга кадәр озайтуга сәбәп булды.   

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 25 майга кадәр  «Гринландия»нең рәсми сайтына  www.grinlandia.ru, http://pesnipobedy.ru/,  grinlandia-kirov@mail.ru адресларының берсенә  юлларга кирәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International