Олег Газмановның «Алга, Россия!» дигән яңа патриотик видеоклибы илебезнең җиңүләренә багышланган

2015 елның 8 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күренекле җырчы, продюсер, композитор, шагыйрь, Россиянең Халык артисты Олег Газманов «Алга, Россия!» дигән яңа патриотик клип яздырды. Аңа бу эштә ярдәм итүчеләр арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Өч минутлык роликта авторлар илебез горурлыгын тәшкил иткән барлык нәрсәләрне берләштерергә омтылганнар. Биредә табигый байлыклардан алып халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә кадәр иң күренекле вакыйгалар чагылыш тапкан.

1 майда ролик Интернет челтәренә куелды. Ике көн эчендә генә дә аны караучылар саны 500 меңнән артып китте.

https://yadi.sk/i/X42gZl_1gTbtm

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International