Әнкарәдә күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 190 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. 15 майда ТЮРКСОЙның штаб-фатирында «Каюм Насыйри: галимнең төрки дөньяда мирасы» дигән халыкара симпозиум үтәчәк. Истанбул һәм Әнкарә университетларында узачак очрашуларда КФУ структурасында оештырылган Каюм Насыйри институты аша татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча Төркия югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләренә бәйле фикер алышу булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте