7 майда сәгать дүрттә Казан Кремлендәге «Мәңгелек кеше» күргәзмәсе кысаларында фронтовиклар – татар мәдәнияте әһелләренең нәсел дәвамчылары белән очрашу була. Шагыйрь Нури Арсланның балалары Илдар һәм Зөбәрҗәт Арслановлар, язучы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина, рәссам Байназар Әлмәновның кызы Инга Әлмәнова һәм башкалар истәлекләре белән уртаклашачак.
«Мәңгелек кеше» проектының кураторы, «Идел» журналының баш мөхәррире һәм язучы-фронтовик Габдрахман Әбсәләмовның оныгы Альбина Әбсәләмова күргәзмәдә экскурсия уздырачак.
(843) 5678 017, + 7 927 438 47 33, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте