«Бәллүр компас» милли премиясенең Экспертлар советы финалга чыгучыларның исемлеген игълан итте.
«Бәллүр компас» - география өлкәсендә милли премия, ул илебезнең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга юнәлтелгән. 30 финалчы арасында Казаннан ике проект бар. «Гражданлык позициясе» номинациясендә – Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең «Татарстан – бармак очларында» проекты.
«Сәяхәт һәм экспедиция» номинациясендә – «Антарктида – 100» проекты (җитәкчесе Шиллер Дмитрий Августович).