29 апрельдә Валерий Гергиев Казанда XIV Мәскәү Пасха фестивале концертларыннан берсен күрсәтергә җыена. ДЗКЗ сәхнәсендә Мариинский театрының ул җитәкләгән Симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Программада солистлар Альбина Шаһиморатова (сопрано), Михаил Казаков (бас), Павел Милюков (скрипка) и Бехзод Абдураимов (фортепиано) чыгышы каралган.
Концерт кичке алтыда башлана.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне концертка һәм аның уңаеннан уздырыла торган матбугат чараларына чакырабыз.
shigabetdinov.pr@gmai.com электрон почтасына язып аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте