Казанда Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үткәрелде

2015 елның 26 апреле, якшәмбе

Бүген татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм чаралары сәгать 11.00дә башкаланың Тукай скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов һ.б. рәсми затлар, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, гомумән, татар җәмәгатьчелеге, шулай ук төрки телле яшь язучылар фестиваленә килгән кунаклар катнашты.

Бәйрәм чарасы сәгать 12.00дә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Биредә, традицион рәвештә, Шигърият бәйрәме үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International