Бөек Ватан сугышында Җиңү алып килгән елда Казан дәүләт консерваториясенә нигез салына. Ул 1945 елның 1 октябрендә эшли башлый.
Беренче ректоры – СССРның халык артисты Нәҗип Җиһанов. 1988 елның декабреннән консерваториягә Россиянең Халык артисты Рубин Абдуллин җитәкчелек итә. Быел әлеге югары уку йорты үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә һәм әлеге зур вакыйга уңаеннан «Казан консерваториясе — Җиңү чордашы» дигән фестиваль уздыра. Концертлар ДЗКЗда узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте