Дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада кысаларында 18 апрельдә Казанның «Төзүче» спорт комплексында волейбол ярышларының төркем этабы узды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы командасы әлеге этапны узып икенче әйләнешкә чыкты.
Киләсе ярышлар 25 апрельдә була – министрлык командасы Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе командасы белән көч сынаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте