23 – 30 апрельдә төрек кинематографының 100 еллыгына багышланган «Төрек сагасы» дип аталган төрек киносы атналыгы уздырыла. «Мир» кминотеатрында тамашачыларга төрек кинематографының төрле елларда, төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан фильмнары күрсәтеләчәк.
Хөрмәтле журналистлар!
23 апрельдә кичке сәгать алтыда «Мир» кинотеатрында шушы уңайдан матбугат конференциясе уздырыла. Анда төрек режиссерлары, кино тәнкыйтьчеләре катнаша.
Аккредитацияне PRtatar-cinema@yandex.ru электрон почтасына язып узарга мөмкин. 89372850121
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте