Казанда “Төрек сагасы” фестивале була

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Фестиваль кысаларында Төркия кинокартиналары күрсәтелә, режиссерлар белән очрашулар уздырыла

23 апрель көнне “Мир” кинотеатрында “Төрек сагасы” фестивале башлана. Ул төрек киносының 100 еллыгына багышлана һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль Мәхмүт Фазыл Джошкунның “Йозгат блюз” кинокартинасы белән ачыла. Бу көнне кинотеатрга керү — ирекле.

Искәртеп үтәбез: Казанда төрек киносы көннәре ел саен уздырыла. Быел тамашачылар “Последнее письмо” (режиссеры – Озхан Эрен) драмасын, “Яйцо” (режиссеры — Семих Капланоглу) фильмын, “Веселая жизнь” (режиссеры – Йылмаз Эрдоган) тарихын, “Разбойник” (режиссеры — Явуз Тургул) драмасын, Чынгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Тополек мой в красной косынке” (режиссеры — Атыф Йылмаз), “Длинная история” (режиссеры — Осман Сынав) һәм “Ящик Пандоры” (режиссеры — Йешим Устаоглу) кинокартиналарын карый алачак. Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар уздыру да каралган.

Әлеге фестиваль Төркия Мәдәният министрлыгы, Төркия Республикасының Казандагы генераль консуллыгы, Юныс Эмре исемендәге институтының Төркияне өйрәнү үзәге, “Кастамону Интегре Татарстан” компаниясе һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Татаркино” оешмасы тарафыннан, Төркия дәүләте белән якыннанрак таныштыру максатыннан, оештырыла.

Билет бәясе — 100 сум, диелә оештыручылардан килгән хәбәрдә.

“Татар-информ” МА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International