Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы чираттагы Велимир Хлебников исемендәге «Ладомир» халыкара хәзерге заман шигърияте фестивалендә канашучыларны кабул итте.
18 апрельдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Баку шәһәрләреннән килгән шагыйрьләр КФУның Алабуга институтының актлар залында «Шигърият бәйрәме»ндә студентлар алдында чыгыш ясады. Аннары кунаклар Алабуга буйлап экскурсиягә чыкты, музейларда, төрле истәлекле урыннарда булып, аларның тарихы белән танышты. Соңыннан шагыйрьләр Алабуга балалар йортында шигърият кичәсе уздырдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте