14-15 апрельдә Казанда һәм Свияжскида «Успенье соборы һәм аның фрескалары – православие архитектурасы һәм рухи мәдәниятнең үзенчәлекле һәйкәле. Күренекле универсаль хәзинәнең характерлы чалымнары һәм сыйфатлары» халыкара семинары узачак. Аның максаты: комплекслы дисциплинара фәнни тикшеренүләргә таянып Свияжскидагы Успенье соборының, аны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы буларак номинацияләү өчен, хәзерге хәленә анализ ясау, саклап калу чараларын билгеләү һәм универсаль хәзинә булуын исбатлау.
Семинар «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының конференцияләр залында һәм Казан Богородица Ирләр монастыренең Кабул итү мәҗлесләре залында узачак.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне семинарны ачуга чарасына чакырабыз. Көндезге сәгать бердә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте