Пейсах бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М. Сибагатуллин тәбрикләве

2015 елның 4 апреле, шимбә

Татарстан Республикасының яһүд җәмәгатьчелеген  Пейсах бәйрәме белән кайнар котлыйм.  

Пейсах – яһүд халкының иң олуг бәйрәмнәреннән берсе, ул аның тарихындагы әһәмиятле бер чор – күп гасырлык коллыктан котылу, ун васыять иңдерелү вакыйгаларын хәтердә яңарта, дин тотучыларның игътибарын рухи-әхлакый хәзинәләргә, азатлык, ирек һәм гаделлек кебек кешелек өчен мәңгелек кыйммәткә ия булган  идеалларга юнәлтә.  

Татарстанның яһүд җәмәгатьчелеге күп еллар дәвамында республикабызда мәдәни мирасны саклап калу һәм дуслык традицияләрен тагын да ныгыту буенча зур эш башкара, милләтара һәм конфессияара багланышларны үстерүгә, тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга, җәмгыятебездә әхлаклылык һәм гуманлык принципларының какшамаслык булып урнашуына саллы өлеш кертә.    

Күпмилләтле Татарстанда яшәүче яһүдләрнең олы сөенечен чын күңелдән уртаклашам. Нык сәламәтлек, иминлек, күп шатлыклар, изге эшләр һәм зур уңышлар телим.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы мәдәният  министры                   А.М.Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International