Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсендә Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең электрон уку залын ачу була

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

7 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсендә Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең электрон уку залын ачу була.  

Музей-тыюлык хезмәткәрләренең тырышлыгы белән Алабуга Татарстанның  Ельцин китапханәсенең гаять бай мәгълүмати, мәдәни һәм фәнни ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге бирелгән икенче  шәһәре булды. Моңа кадәр республикада мондый мөмкинлек бары КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә генә бар иде.

 (85557) 7-97-39

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International