1 апрельдән Казан Кремле музей-тыюлыгы «Казанский. Белокаменный. Твой» дигән фотоконкурска эшләр кабул итә башлый. Анда профессионаллар белән беррәттән үзешчән фотографлар да катнаша ала. Бер кешедән кабул ителә торган фотосурәтләр саны чикләнмәгән.
Эшләр 1 июльгә кадәр ике номинациядә кабул ителә:
Казан Кремле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты: Казан Кремленең архитектур ансамбльләре фотосурәтләре, панорамалы фотосурәтләр.
Тере Кремль. Казан Кремлендә төшерелгән жанрлы, репортажлы, документаль фотосурәтләр, музей-тыюлыктагы үткәрелүче чаралардан, шулай ук Казан Кремленең көндәлек тормышыннан төрле күренешләр.
Конкурска 10 июльдә йомгак ясалачак. Һәр номинациядә I, II, III урыннар, Гран-при, шулай ук махсус бүләкләр тапшырылачак.
Конкурста җиңү яулаучылар борынгы таш кирмәннең гадәттә аңа килүчеләр өчен ябык булган яшерен урыннарында булып, җир асты юлларыннан узу, Сөембикә манарасының эченә керү, Кол Шәриф мәчетеннән шәһәр күренеш күзәтү мөмкинлегенә ия булачак.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы эшләрдән Спортның су төрләре чемпионаты узган көннәрдә Казан халыкара аэропорты бинасында күргәзмә оештырылачак.