2 апрельдә сәгать өчтә И.Зарипов исемендәге Балалар сәнгать галереясендә "Йөрәктән йөрәккә" проектын тәкъдим итү була. Ул халыкара мәйданда игълан ителгән Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышлана һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәме белән уздырыла.
"Йөрәктән йөрәккә" – озак вакытка исәпләнгән проект, ул сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга чын шәхес булып җитешергә, рухи үсеш кичерергә һәм җәмгыятькә файдалы булырга ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Проект кысаларында аутист балалар өчен уку әсбабы һәм әлифба белән таныштырачаклар. Болар әти-әниләргә авыру балаларын үзлектән өйрәтү өчен кулланыла ала.
Шулай ук осталык дәресе дә уздырылыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте