Татарстанда “Салават күпере”-2015 өченче республика балалар-яшьләр фестивале уздырыла

2015 елның 27 марты, җомга

Татарстанда “Салават күпере”-2015 өченче республика балалар-яшьләр фестивале уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты уздыра.  

Фестиваль Татарстан Республикасының төрле халыклары мәдәниятен бер мәйданга туплау, милли мәдәниятләр, телләр һәм йола, гореф-гадәтләр мирасын саклап калу һәм үстерү традицияләрен дәвам итү максатларында оештырыла.

Сайлап алу турлары Түбән Камада, Тәтештә, Казанда, Нурлатта узды.  Киләсе тур Бөгелмәдә узачак. Йомгаклау концерты 18 апрельдә Яшел Үзәндә үткәрелер дип планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International