18 мартта Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы базасында «Зәркәнчелек» буенча WorldSkills Russia - 2015 эшче һөнәрләр төбәк чемпионаты ачылды.
Анда 18 яше тулган, укуда зур уңышларга ирешкән, шулай ук эчке сайлау узган техникум студентлары, шулай ук Санкт-Петербургның Карл Фаберже исемендәге сәнгать-һөнәр лицееннан килгән зәркәнчеләр катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте