«DONA NOBIS PACEM» спектакль-риваятен Казанда Владимир Васильев күрсәтәчәк

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

14 һәм 15 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә И.С.Бахның си минор мессасы музыкасына  «DONA NOBIS PACEM» («Безгә тынычлык китер!») спектакле премьерасы була.  Аны сәхнәгә легендар биюче, күренекле хореограф, актер, рәссам һәм шагыйрь Владимир Васильев куйган. Спектакль-риваятьтә  театрның  оркестр, хор, балет артистлары, опера җырчылары катнаша.

Казаннан соң Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры әлеге спектакльне Мәскәүдә, Россия Зур театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.  

http://kazan-opera.ru/afisha/9696

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International