20 мартта Валерий Гергиев чакыруы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры өченче тапкыр Мариинский концерт залында оркестр абонементының өченче йомгаклау концертын күрсәтә.
Татарстан коллективы башкаруында чех композиторларының күренекле әсәрләре яңгыраячак. Бу кичне оркестрның һәм дирижерның иҗади партнеры сыйфатында күренекле виолончелист, Россиянең атказанган артисты Александр Князев чыгыш ясаячак.
Шунысын да билгеләп китәргә кирәк, 20 мартта Мариинский театрыннан концертны online-трансляция була. Аны http://mariinsky.tv/n/ сылтамасында карарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте