Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Халык көйләре» бөтенроссия фестивале узачак

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

23 - 28 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Халык көйләре»  бөтенроссия фестивале узачак.

Фестиваль быел 10 елын тутыра торган «Халык көйләре» халык уен кораллары һәм оркестрлары конкурсыннан үсеп чыкты.  Аның идеясен Россия Федерациясенең Халык артисты, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Анатолий Шутиков бирде. 

Быелдан «Халык көйләре» фестивале бөтен Россия күләмендә уздырыла. Аның беренче көнендә конкурс уздырыла. Калган көннәрдә Россиянең төрле почмакларыннан танылган коллективлар чыгыш ясый.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International