Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «1942-1943 елларда Сталинград. Сталинградта әсирлеккә төшүчеләр» күргәзмәсе ачыла

2015 елның 17 марты, сишәмбе

20 мартта Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «1942-1943 елларда Сталинград. Сталинградта әсирлеккә төшүчеләр» күргәзмәсе ачыла. Ул – «Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы белән Алабуга музей-тыюлыгының уртак проекты.

Экспозициядә Иделдәге сугышлар вакытында әсир төшкән вермахт солдатлары һәм офицерларының язмышы, тоткынлыктагы тормышы һәм җимерелгән Сталинградны торгызудагы роле турында сөйләнә. 1943 елдан алып 1953 елга кадәр немец солдатлары төрле объектларны төзүдә, ремонт эшләрендә катнашалар. Лагерьлардагы авыр шартларда да алар спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә, төрле түгәрәкләр оештыра һәм аларда катнаша.

Аерым бер бүлектә әсирләрнең җирле халык белән мөнәсәбәтләре турында бәян ителә. Сугыш совет халкына авыр кайгылар, югалтулар китерсә дә, җиңелгән дошман солдатларына мөнәсәбәт алай начар булмый.

Күргәзмәгә килүчеләр уникаль документлар, әсирләрнең шәхси әйберләре, сугыш кирәк-яраклары, күпсанлы фотосурәтләр белән таныша ала.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International