Балалар әдәби конкурсы ачыла

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

18 марттан  14 сентябрьгә кадәр «Глаголица» дип аталган  балаларның бәйсез әдәби конкурсы уздырыла. Ул республика балаларының һәм үсмерләренең иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү максатларында икенче тапкыр оештырыла. 

Балалар һәм яшьләрне китап укуга активрак тарту, әдәби культура формалаштыруга һәм гаилә белән бергәләп китап уку традицияләрен яңартуга  җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү – конкурсның максатлары шундый.

Конкурста республиканың яшьләре 10 нан алып 17 гә кадәр булган мәктәп укучылары катнаша ала.

http://www.glagolitsa-rt.ru/

Номинацияләр:

- Рус телендә проза (10 - 13 һәм 14 - 17 яшькәчә);

- Рус телендә поэзия (10 - 13  һәм14 - 17 яшькәчә);

- Рус телендә эссе (14 - 17 яшь);

- Татар телендә проза (10 - 13 һәм 14 - 17 яшькәчә);

- Татар телендә поэзия (10 - 13 һәм 14 - 17 яшькәчә).

- Төрле телләрдән әдәби тәрҗемәләр ( 14 17 яшькәчә).

8 9179274647

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International