11 мартта Казан халык һөнәрчелеге эшләнмәләре техникумында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары булып китте. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелек иткән бу үзенчәлекле делегация составында тагын Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, төрле министрлыклар вәкилләре дә бар иде.
Кунаклар уку йортында белем бирү эшчәнлеге белән таныштылар, сыйныф һәм һөнәрханә биналарын карадылар, студентлар һәм укытучылар белән әңгәмә кордылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте