Казанда Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры гастрольләре башлана

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Тамашачы хозурына 5 спектакль тәкъдим ителәчәк.

 Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт драма театры гастрольләре башлана.

Тамашачыларга “Нәзер” (Туфан Миңнуллин), “Кадер кичәсе” (Рөстәм Галиев), “СыСыСыРда ясалган...нар” (Л, Лерон), “Яра” (Аяз һәм Мансур Гыйләҗевлар), “Бүре каны” (Нәбирә Гыйматдинова) спектакльләре тәкъдим ителә.

Гастрольләр 20 мартка кадәр дәвам итә. Спектакльләр кичке 7 дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International