Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Казан» милли мәдәният үзәге, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты 19 мартта Мәскәүнең Милләтләр йортында ачылачак «Этник мәйдан. Көнбатыш-Көнчыгыш» күргәзмәсен тәкъдим итә.
Экспозиция 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк һәм мәскәүлеләрне Казанның танылган рәссамнары - Ирек Мусин һәм Әлфрид Шәймәрданов иҗаты белән таныштыра. Рәсем сәнгате осталары киндер һәм буяулар аша дөньяга үзенчәлекле карашларын җиткерергә омтыла. Аларда Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләренең тыгыз бәйләнеше чагылыш таба.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте