Казанда «L’arte del arco» III халыкара музыка фестивале ачылды

2015 елның 13 марты, җомга

Казанда «L’arte del arco» III халыкара музыка фестивале ачылды.   

Бу фестивальне  «La Primavera» оркестры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы химаясе белән уздыра.  Аның беренче концертында «La Primavera» оркестры белән швецияле скрипкачы Хьюго Тиччиати (скрипка) чыгыш ясады. А.Вивальдиның «Ел фасыллары» циклыннан  «Кыш» әсәре яңгырады.  

Фестивальнең киләсе концертларында шулай ук дөньяның төрле илләреннән атаклы музыкантлар чыгыш ясар дип көтелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International