Мәскәүнең Кремль сараенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның 80 яшьлегенә багышланган концерт узды

2015 елның 14 марты, шимбә

13 мартта Мәскәүнең Кремль сараенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның 80 яшьлегенә багышланган концерт узды. Бәйрәм кичәсе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелде.

Татарстан Республикасы исеменнән юбилярны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин котлады.  

Иосиф Кобзон концерт программасын   ачып, юбиляр хөрмәтенә җыр башкарды.

Концертта танылган татар җырчылары, коллективлары, шулай ук  Надежда Бабкина һәм аның  «Русская песня» театры катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International