11 мартта С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына кушылып Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган опера җырчысы Хибла Герзмава чыгыш ясаячак. Аның оркестр белән иҗади хезмәттәшлеге берничә ел дәвам итә, җырчының Казанда концерт бирүе матур традициягә әверелде. Бу юлы тамашачыларга Гендель, Моцарт, Пуччини операларыннан әсәрләр тәкъдим ителә.
+79377797750, +7(843)236-73-65
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте