Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә "Сезнең батырлыкны онытмабыз, ВЕТЕРАННАР!" проекты буенча эш дәвам итә

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә "Сезнең батырлыкны онытмабыз, ВЕТЕРАННАР!" проекты буенча эш дәвам итә.

Проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта яисә сугыштан соң сукырайган солдатлар, тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат туплау, аларның истәлекләрен җыю. Китапханә хезмәткәрләре бу эшне Бөек Ватан сугышының 65 еллык юбилее уңаеннан 2010 елда башлаганнар иде.  Зур эш башкарылды, тупланган материаллар цифрлы чыганакларда саклана, алар нигезендә сугыш тематикасына багышланган тифлоҗыентыклар әзерләп чыгарылды. Хәзерге вакытта сукыр фронтовиклар турында уннан артык китап дөнья күрде инде.  

 8-9033438746

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International