Татарстан Республикасы Милли музеенда гүзәл затларга багышланган «Сөекледән сөекле үзем өчен…» дигән бәйрәм акциясе узды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сөекледән сөекле үзем өчен…» дигән бәйрәм акциясе узды. Бу акциядә төрле буын кешеләре – әбиләр, әниләр, үсмерләр һәм бәләкәй кызлар катнашты. Алар төрле бәйгеләрдә, уеннарда көч сынаштылар, төрле осталык дәресләрендә булдылар, музей экспозицияләре белән таныштылар, фильмнар карадылар. 

Рәссам-карикатурачы эшләреннән бәйрәмгә көлемсәр очкын өстәлде.  Теләүче һәркем «татар авылы»на сәяхәт итте, аның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышты. Милли татар өе интерьерында татарча чәй эчеп күңел җылысы алучылар күп булды. Шулай ук һөнәрче-осталар эшләреннән төзелгән «Җан җылымлы бүләкләр» дигән ярминкә дә бу көнне нур өстенә нур булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International