3 мартта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Россия Федерациясендә Әдәбият елына багышланган «Аларның исеме –Россиянең даны» дигән IV республика фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Быел ул КФУның Алабуга институты базасында булды.
Конференциядә Татарстан Республикасының 16 муниципаль районындагы 23 торак пункттан барлыгы 147 укучы катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте