9 – 19 февральдә Өстәмә һөнәри белем бирү институтының мәгълүмат-китапханә факультетында татарстанның үзәкләштерелгән китапханә системалары китапханәчеләре өчен «Патриотик тәрбия бирү: китапханә практикасында традицияләр һәм яңалыклар (Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгына)» дигән өстәмә һөнәри үсеш программасы бирелде.
Әлеге мәгариф программасын гамәлгә ашырганда тыңлаучылар китапханәләр эшчәнлегендә патриотик тәрбия бирүнең норматив-хокукый базасы нигезләре турында мәгълүмат үзләштерде, бу юнәлештә эш алып баруның төрле рәвешләре белән танышты, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган социомәдәни проектлар төзү күнекмәләре алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте