Казанда - «Морозко» фестивале

2015 елның 1 марты, якшәмбе

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында «Морозко-2015» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада конкурсның жюри әгъзалары – РФ халык артисты Бедрос Киркоров һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры Елена Бабичева, шулай ук оештыручылар “Интеллект-клуб” балалар хәйрия фонды” коммерцияле булмаган оешма президенты Андрей Репях, РФ Мәдәният министрлыгының сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәме департаменты консультанты Елена Роженцева һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова катнашты.

Быел “Морозко” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы сигезенче тапкыр үткәрелә. Бу чорда анда 5 меңнән артык бала катнашкан.

“Беренче тапкыр килгәндә үк, Татарстанның безне ничек җылы кабул итү сиздем. Мондый шартлар беркайда да юк, сез – беренче. Сездә булганны балалар иҗаты өчен куллану зарур, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Бедрос Киркоров.

Фестиваль-конкурсны оештыручылар мондый чараларны оештыру кыенлыклары турында сөйләделәр. “Көтелмәгән проблема килеп чыкты – күпсанлы заявкалар тапшырыла, конкурсны өч концерт залында үткәрдек. Хәзер 1 мең чамасы гына заявка кабул итәбез. Кызганычка каршы, барлык завкаларны да кабул итеп өлгерә алмыйбыз”, - дип борчылуын белдерде Андрей Репях.

“Кичә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очраштык һәм ул тагын бер фестиваль оештыру турындагы тәкъдимебезне кабул итте. Ул фестивальне халыкара дәрәҗәдә үткәрү идеясен белдерде”, - диде Андрей Репях.

Очрашу азагында оештыручылар һәм жюри әгъзалары бүген барлык теләүчеләрне 18.00 сәгатьтә “Ак Барс” яшьләр үзәгенә гала-концертка чакырды.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International