«Үзгәрүче дөньяда үзгәреш кичерүче музей» ХII грант конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә

2015 елның 27 феврале, җомга

28 февральдә «Үзгәрүче дөньяда үзгәреш кичерүче музей» ХII грант конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә. Конкурс музей эшчәнлеге өлкәсендә заманча проектлар эшләү белән шөгыльләнүче белгечләргә ярдәм итү,  тәҗрибә һәм технологияләр алмашу өчен шартлар тудыру; һөнәри берлекләр арасында элемтәләрне ныгыту; музейлар һәм һөнәри эшчәнлекнең башка өлкәләре оешмалары арасында хезмәттәшлекне һәм партнерлыкны үстерү йөзеннән оештырыла. 

Гомуми грант фонды арттырылды һәм быел 25 млн. сум тәшкил итә.

Номинацияләр:

«Музей һәм җирле берләшмәләр» грантлары – якынча 1 000 000 сум;

«Музей бизәлеше» - якынча 1 000 000 сум;

«Ачык коллекция» - якынча 1 000 000 сум;

«Музей старты» - якынча 2 000 000 сум.

Фондның www.fondpotanin.ru сайтында конкурсның шартлары, номинацияләре, таләпләре һәм бәяләү критерийлары белән танышырга мөмкин. Гаризалар электрон рәвештә 28 февральгә кадәр кабул ителә.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International