Казан консерваториясе залында Зөлфирә Салихованы искә алу кичәсе узды

2015 елның 27 феврале, җомга

Кичәгә аны оештыручылар «Алтын кояш нуры» дигән исем биргәннәр. Зөлфирә Салихованы – якты җанлы, мөлаем, олы йөрәкле кешене искә алу кичәсенә шушыннан да уңышлы исем табу кыендыр.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова бакыйлыкка күчкән Зөлфирә Якуп кызы турында кыска гына, әмма гаять тәэсирле чыгыш ясады, күпләрнең күзенә яшь пәрдәсе эленде. Министрлыкта озак еллар буена иң җаваплы һәм четерекле юнәлешләрнең берсен җитәкләгән Зөлфирә ханымны хезмәттәшләре җылы сүзләр белән искә алды. Кичәдә мәрхүмәнең дуслары, туганнары, остазлары, шәкертләре катнашты, аның яраткан көйләре, җырлары яңгырады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International