26 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Илһамият” сәхнә ветераннары клубын тәкъдир итү кичәсе булды

2015 елның 27 феврале, җомга

Филармониянең сәхнә ветераннарын берләштергән “Илһамият” клубы 2014 елның ноябрендә эшли башлаган иде. Клубның максаты  – иҗатчы ветераннарның очрашуларын, арабыздан киткән  сәнгать әһелләрен искә алу кичәләрен һәм каберләрен зыярат кылуны оештыру.

Клуб кысаларында 2014 ел азагында өч күркәм чара узды. “Илһамият”нең беренче кичәсе Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәләхованың тууына 90 ел тулуга, икенче очрашу  виртуоз музыкантлар Гани Җәмлиханов һәм Фәйзи Садыйковларның юбилей даталарына багышланды. Өченче чара – атаклы сүз остасы Айрат Арсланов яшәгән йорт диварында мемориал такта ачу тантанасы булды.

26 февральдә узган чара исә зур сәхнәдә ретро- концерт форматында тәкъдим ителде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов һәм Айдар Фәйзрахманов; Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина,Флюра Сөләйманова, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәләхов, Рәшит Сабиров, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Фәрит Хатыйпов;Татарстанның атказанган артистлары Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Гүзәл Мостафина, Рафинад Сәләхов, Азат Хәлимов, Әнәс Хәлиуллин; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин; артистлар Розалия Зәкиева, Зифа Гәрәева, Шамил Галиев, Ярамир катнашкан ретро-концертта татар халык җырлары, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Фәтхерахман Әхмәдиев,Салих Сәйдәшев, Мәсгудә Шәмсетдинова, Фәрит Хатыйпов, Ризван Хәкимов, Зөфәр Хәйретдинов, Габдеразак Мингалиев иҗат иткән көйләр һәм җырлар, Габдулла Тукай, Мөһәммәт Мәһдиев, Фаил Шәфигуллин әсәрләренә нигезләнгән монологлар яңгырады,  биюләр һәм фокуслар булды.

Кичәдә, күп елларТатар филармониясендә җырчы, соңрак  концертлар оештыручы администратор булып эшләгән Булат ага Балтановны 80 яшьлек юбилее белән котлап, Татар филармониясе мөхтәрәм шәхескә кыйммәтле бүләк тапшырды.

“Илһамият” клубы кысаларындагы мондый концертлар, аерым юбилейларга багышланган һәм тематик кичәләр алга таба да дәвам итәчәк һәм ел дәвамында Татарстанның төрле  мәдәни мәйданнарында узачак. Ретро концертның чираттагысы исә 20 мартта шулай ук Татар филармониясе сәхнәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International