24 февральдә Роттердамда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының беренче спектакле – «Кармен» күрсәтелде. Спектакльне 1400 тамашачы карады. Чыгышлар Амстердамда, Эйндховенда, Гаагада һәм Төньяк-көнбатыш Европаның башка шәһәрләрендә узачак. Турне вакытында труппа барлыгы 28 спектакль куячак. Гастрольләр 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте