Түбән Кама дәүләт курчак театрында «Оскар һәм алсудан киенгән ханым» дигән яңа спектакле театр тәнкыйтьчеләре өчен күрсәтелде

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдә Түбән Кама дәүләт курчак театрының француз драматургы Эрик Эмманюэль Шмитт әсәре буенча  куелган «Оскар һәм алсудан киенгән ханым» дигән яңа спектакле театр тәнкыйтьчеләре өчен күрсәтелде. Бу сәхнә әсәре 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга тәкъдим ителә.   

Әсәрнең баш герое Оскар исемле малай дәвалап булмый торган лейкемия авыруы белән чирли. Табиблар аны коткару өчен булдыра алганның бөтенесен эшли, әмма нәтиҗәсез... Шул вакыт малайның тормышында алсу киемле ханым-тәрбияче пәйдә була...

Әлеге фәлсәфи мелодрама ямансу, әмма якты хисләр калдыра. Биредә кечкенә кешенең тормышында чынбарлык, төш, хыяллар, якты уйлар –  барысы да кушылып китә. Тормышның һәр минутын, һәрбер чагылышын шөкер кылып кабул итәргә баланы ничек өйрәтергә, һәм үзеңә ничек шуңа өйрәнергә?  Спектакльне куючылар шушы сорауга җавап эзли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International