Россиянең минераллар хәзинәсеннән сирәк табылдыкларны Казан Кремлендә күрсәттеләр

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

25 февральдә Татарстанның Табигать тарихы музеенда аның тарафыннан Карелиягә һәм  Кольский ярымутравына фондларын һәм  экспозициясен баету өчен минераллар җыярга җибәрелгән геологик экспедицияләрдә катнашучылар белән очрашу булды. 

Ике атна дәвамында музей хезмәткәрләре Россия Федерациясенең минераллар чыгарыла торган карьерларын тикшерү белән шөгыльләнделәр.  Аннан алып кайтылган табылдыкларның кайберләре бүгенге очрашуда катнашучыларга да күрсәтелде. 

Ультрафиолет нурлар яктылыгында төсен үзгәртә торган садолит балаларга аеруча ошады.  Хит-утравындагы шәмәхә якутлар шулай ук зур кызыксыну уятты. Мондый төстәге ташлар бары шушы утрауда гына очрый. Хәзер табылдыкларны  экспозициягә куярга әзерлиләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International